World News in Tatar

Кондратьев Дәүләт Советына сайлау турында: Республиканың үсеше һәр татарстанлыга бәйле

Милли-мәдәни мохтариятләр сайлаучыларга Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау турында мәгълүмат бирүдә актив катнашырга тиеш. Аларның җитәкчеләренә шундый чакыру белән республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев мөрәҗәгать итте. Бу турыда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең республика, шәһәрләр, авылларның нинди үсеш юлы белән баруы һәр татарстанлының сайлауда катнашуына бәйле», — дип белдерде ул Татарстан халыклары ассамблеясе президиумы утырышында.

Кондратьев искәрткәнчә, сайлаучылар үз сайлау участогының кайда урнашканын «Дәүләт хезмәтләре» порталында, Россия һәм Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтларында белә ала. 8 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көне булуы турында республика халкына хәбәр ителсен өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Бу көнне иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр Татарстанда 2760 сайлау участогы эшли.

Чарада республика министрлыклары вәкилләре, милли җәмгыятьләр җитәкчеләре катнашты. 2024 елның 8 сентябрендә республикада VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау, шулай ук 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлау уза. 50 депутат партия исемлекләре һәм шул кадәр үк — бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. Сайлауда катнашу өчен 427 кеше үз кандидатурасын тәкъдим итте: 179 кеше — бердәм республика округы буенча, 248 кеше - бер мандатлы округларда.

Татарстан парламентына депутатлар сайлауда барлыгы 6 сәяси партия катнаша. 5 партия («Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия — Патриотлар - Дөреслек өчен», ЛДПР һәм «Яңа кешеләр») бердәм округ буенча да, бер мандатлы округларда да кандидатлар тәкъдим итте. Тагын бер партия, «Гражданнар инициативасы», берничә бер мандатлы округта үз кандидатларын күрсәтте. Моннан тыш, бер мандатлы округларда 12 кеше үзен-үзе тәкъдим итте.

Хәзерге вакытта кандидатларны теркәү бара. 18 июльдә ЛДПР (6 кеше) һәм «Яңа кешеләр» (44), 25 июльдә тагын өч партия тәкъдим иткән исемлекләр теркәлү узды. «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегеннән 44 кеше, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән 57 кеше һәм КПРФның Татарстан бүлегеннән 23 кеше теркәлгән.

Читайте на 123ru.net