World News in Tatar

Чиләбе өлкәсе Кунашак районында «Йолдызлык» лагерендә этномәдәни смена ачылды

Чиләбе өлкәсе Кунашак районы Баймурзин исемендәге «Йолдызлык» лагерендә этномәдәни сменаны ачу тантанасы булды. Бу хакта «Вконтакте» социаль челтәрендә «Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы» сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Йолдызлык» этномәдәни сменасы малайлары һәм кызлары көн саен татар мәдәнияте дөньясын өйрәнә. Алар өчен татар халкының милли бизәкләре, кул эшләре һәм аш-су мастер-класслары узды. «Йолдызлык» татар милли сменасы 14 көн дәвам итә.

III сменаның рәсми ачылышына Кунашак муниципаль районы башлыгы урынбасары Альбина Нәҗметдинова һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Оксана Латыйпова килде. Алар балаларга күтәренке кәеф, яхшы ял, яңа уку елы алдыннан көч тупларга һәм уникаль белем алуларын теләде.

Тантаналы линейкада отряд командирлары өлкән әйдәманга рапорт тапшырды, аннары Россия дәүләт әләмен һәм Баймурзин исемендәге лагерь әләмен күтәрделәр һәм бергә Россия Федерациясе гимнын башкардылар, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net