World News in Tatar

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда милли берләшмәләрнең абруен күтәрергә чакырды

Татарстанда милли-мәдәни берләшмәләрнең абруен күтәрү өчен өстәмә чаралар эзләргә кирәк. Бу хакта Татарстан халыклары ассамблеясе советы президиумы утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе, Ассамблея рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Республика парламенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Безнең уртак йортта -Татарстанда - 175 милләт вәкиле яши. Ассамблея кысаларында якынча 40 милли-мәдәни берләшмә уңышлы эшли. Республика җитәкчелеге тарафыннан тыныч яшәү һәм эшләү, иҗтимагый тормышта катнашу, республикада яшәүче барлык халыкларның туган телләрен һәм милли традицияләрен саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул билгеләп үткәнчә, республика хакимияте, милли диаспоралар җитәкчеләре алдында төбәктә милләтара татулыкны саклау бурычы тора. Моның өчен ватандашлар белән эш алып барырга, хезмәт мигрантларына, аларның саны артуын исәпкә алып, аерым игътибар бирергә кирәк.

Утырышта Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау, миграция законнарын үтәүгә багышланган мәсьәләләр күтәрелде. Милли-мәдәни мохтариятләр җитәкчеләре зур предприятиеләрнең һәм кече бизнесның үз хезмәткәрләре - чит ил кешеләре дисциплинасы өчен җаваплылыгын арттыру, аларга Россиянең миграция законнары турында мәгълүмат бирү тәкъдимнәре белән чыкты.

Читайте на 123ru.net