World News in Tatar

Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге Кукмарада фәнни лекция үткәрде

Гаилә елы кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге районнарда гаилә турында фәнни-агарту лекцияләре үткәрә. Мондый лекцияләрнең беренчесе Кукмара районының Мәдәният йортында узды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова яза.

Чарага Теләче, Балык Бистәсе, Мамадыш, Байлар Сабасы, Балтач һәм Кукмарадан ЗАГС бүлеге, социаль-мәдәни оешма хезмәткәрләре, укытучылар һәм башка кызыксынучы затлар чакырылган иде.

Лекцияләр «Сәламәт гаилә — милләт нигезе» һәм «Татарстан Республикасының демографик иминлеге факторы буларак буынара мөнәсәбәтләр» темаларына багышланды. Очрашуда катнашучыларга үзәкнең буынара мөнәсәбәтләр һәм гаилә сәламәтлеге турындагы социологик тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча лекцияләр тәкъдим ителде.

«Бүген җәмгыятьнең күп кенә институтларына гаилә кыйммәтләрен формалаштыру җаваплылыгы йөкләнә. Һәм без, Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге, бу өлкәдә фәнни тикшеренүләр үткәрәбез. Безнең очрашуларыбызның максаты, бер яктан, мәгълүмати-мәдәни гаилә булдыру булса, икенче яктан, фән безгә социаль мөнәсәбәтләрнең реаль картинасын күрергә һәм үзебезнең һөнәри эшчәнлегебездә, хәтта көнкүреш эшчәнлектә дә дөрес сайлау ясарга мөмкинлек бирә», — дип сөйләде Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Айгөл Хөрәмшина.

Читайте на 123ru.net