World News in Tatar

Иң югары хезмәт хакы түләнә торган эшче һөнәрләр белгечләрен атадылар

Эшче һөнәрләр белгечләре арасында электромонтажчылар, слесарьлар һәм комплектлаучылар иң югары хезмәт хакына дәгъва итә ала. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Работа.ру» сервисының аналитика, Data Science һәм тикшеренүләр буенча директоры Елена Артемьевага сылтама белән хәбәр итә.

Нәтиҗәләр эш бирүчеләрнең тәкъдимнәре нигезендә ясалган. Әйтик, электромонтажчыларга уртача 103,4 мең сум вәгъдә итәләр. Рейтингта икенче урынны биләгән комплектлаучылар уртача – 86,6 мең, ә слесарьлар 85,4 мең сумга исәп тота ала.

Моннан тыш, сервис белгече башка кайбер вакансияләр буенча да мәгълүматлар белән уртаклашты. Әйтик, гомуми эшчеләр өчен уртача хезмәт хакы – 78 мең, электромонтерлар өчен – 76,8 мең, электрчылар өчен 71,1 мең сум тәшкил итә. Эш бирүчеләр йөкчеләргә – 52 мең, газчыларга 48,7 мең сум түләргә әзер.

Читайте на 123ru.net