World News in Tatar

Яшел Үзәндә шторм вакытында судан 11 кешене коткарган татарстанлыны бүләкләделәр

Яшел Үзәндә 2023 елның 29 июлендә гарасат вакытында 11 кешене коткарган Павел Матвеевны бүләкләү тантанасы булды. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев Павелга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Суда батучыларны коткарган өчен» медален тапшырды.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе

Бу – Матвеевның инде икенче бүләге. Элегрәк Яшел Үзән районы хакимияте аның батырлыгын билгеләп үткән иде. Ул чагында аңа Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасын, 50 мең сум күләмендә акчалата премия һәм су үткәрми торган яңа смартфон тапшырдылар.

Павел Матвеев, экстремаль һава шартларында кешеләрне коткарып, зур батырлык күрсәтте. Ул гидроциклда дүрт кешелек гаиләне яр буена алып чыга, шуннан соң шторм вакытында көймәләре әйләнеп капланган тагын җиде кешене коткара. Коткарылган кешеләр арасында биш бала да була.

Бу Матвеевның беренче генә батырлыгы түгел. 2020 елда ул Лаеш районында боз астына төшеп киткән олы яшьтәге балыкчыны коткаруда катнашты.

Павел үзенең гамәлләрен тыйнак бәяли. «Гамәлемне шулай югары бәяләрләр дип уйламаган идем. Күп кенә кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишеттем. Бу алга таба хәрәкәт итү өчен көч һәм энергия бирә!» - дип искәртте ул.

Читайте на 123ru.net