World News in Tatar

Балык Бистәсе районында «Бистә шәле» II республика хатын-кызлар кәсебе фестивале була

Гаилә елы кысаларында икенче ел рәттән Балык Бистәсе районында «Бистә шәле» II республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивале узачак.

«Балык Бистәсе районы борынгы заманнардан ук үзенең мамык шәле белән дан тота. Кунакларны театральләштерелгән тамаша белән бию коллективлары каршы алачак. Авыл стилендәге фотозона, музей зонасы булачак. «Иң креатив шәл» конкурсында теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен ул исемен һәм эше турында алдан ук хәбәр итә. Конкурска гадәти булмаган техникада кулланылган кулдан эшләнгән әйберләр кабул ителә. Катнашучының креатив булуы хуплана», - дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгы.

«Иң тиз бәйләүче» конкурсында кыска вакыт эчендә ничек итеп шәл ясарга мөмкин булуын күреп булачак. «Кәтүкне тиз әйләндерү» конкурсында теләгән һәркем үз тизлегендә шәл бәйләп, ярыша алачак. «Шәл бәйлисем килә» мастер-классында этаплап шәл ясау күрсәтеләчәк. Сәнгать осталыгы буенча мастер-класс «Рәсемнәрдә шәл бизәге» дип аталачак.

Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре әзер продукцияне тәкъдим итәчәк һәм «Бистә кабартмасы» татар милли ризыгы әзерләү буенча мастер-класс күрсәтәчәк. «Осталар бистәсе» хатын-кызлар командасы кулдан әзер продукция тәкъдим итәчәк.

Фестивальдә катнашу өчен иҗади фольклор коллективлары, халык һөнәрләре осталары, мәдәният учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү үзәкләре белгечләре, Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында укучылар һәм студентлар һ.б. чакырыла.

Мәйданда районда гамәлдә булган дүрт проект эшләячәк:

  • «Капка төбендә» проекты. Татар утары мәйданында район фольклор коллективларының зур командасы җыелачак. Халыкны уеннарга, җырларга җәлеп итәчәкләр һәм үзләре үк халыкны иҗади номерлар белән сөендерәчәкләр.
  • Рус утарында «Эх, гармуннар уйный белсәм...» проекты командасы – оста гармунчылар һәм районның фольклор коллективлары кунаклар игътибарына милли җырлар, уеннар тәкъдим итәчәк.
  • «СПАС» проектында керәшен утары тәкъдим ителәчәк. Август бал, чикләвек һәм алма спасы белән дан тотканга, тематик фотозона һәм мастер-класслар булачак.
  • «Җәйге Алан» проектында баланы вакытлыча калдырып торырга мөмкин булачак, ул халык уеннарын танып беләчәк һәм аларда катнашачак.
  • Төп сәхнәдә театральләштерелгән пролог күрсәтеләчәк, аның сюжетында шәлнең тарихы, кичләрен шәл бәйләү һәм яшь кызларны бу һөнәргә өйрәтү тарихы ята. Алга таба сәхнәгә үзешчән сәнгать осталары, Татарстан Республикасы кунаклары чыгачак.

    Фестивальнең хэдлайнеры – «Зәкәрия» фолк төркеме. Фестиваль азагында мәйдан үзәгенә 3D форматтагы шәл чыгарылачак. Шул рәвешле, нечкә җептән 3D форматындагы шәлне ничек бәйләргә икәнен күрсәтәчәкләр.

    • Фестиваль Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Таткультресурсүзәк», Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырыла.

    Читайте на 123ru.net