World News in Tatar

«Татарстан БРИКС шәһәрләрен төзи» Minecraft уены буенча турнир башлана

«Таткрафт» кубогына «Татарстан БРИКС шәһәрләрен төзи» Minecraft уены буенча турнир башлана. Волонтерлар арасындагы ярышлар 2024 елның 22-24 октябрендә Казанда узачак БРИКС саммитына багышланган.

Чараны оештыручылар хәбәр иткәнчә, Россиядә инде өченче ел үткәрелүче әлеге уникаль вакыйга бөтен дөньядан легендар уенның иң яхшы төзүчеләрен җыячак, алар крафт һәм төзелеш дөньясында күнекмәләрен һәм креативлыгын күрсәтә ала.

Турнир кысаларында Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Мисыр, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек илләрдәге шәһәрләрнең истәлекле урыннарын төзергә ниятлиләр.

Матбугат конференциясе 20 августта 11.00 сәгатьтә «Татмедиа»ның брифинг-залында (Декабристлар урамы, 2 йорт, 1 кат) була.

Матбугат конференциясендә катнашучылар:

  • Садыйков Шамил Мөхәммәт улы - «Татмедиа» АҖ генераль директоры.
  • Цао Лунцюань – Кытайның Казандагы генераль консулы урынбасары.
  • Фәхретдинов Раил Равил улы – КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Модератор, «Миллиард.Татар» проекты катнашучысы – Вахитов Илгизәр Рафаил улы.

Турнир кысаларында Кытай (BTE Mainland China), Бразилия (BTE Brasil), Африка (Africa Rebuilt), Көньяк Азия (BTE South Asia) һәм Якын Көнчыгыш (BTE Middle East) командалары шәһәрләр төзиячәк. Волонтерлар үзләрен Татарстан җыелмасы буларак күрсәтергә ризалашты.

«Татарстан БРИКС шәһәрләрен төзи» турниры 12-31 августта уза. Нәтиҗәләр 9 сентябрьдә игълан ителәчәк. Конкурс буенча барлык актуаль яңалыкларны, безнең катнашучыларның эшләрен һәм башкаларны турнирның рәсми телеграм-каналында табарга мөмкин.

Турнирның приз фонды 85 мең сум тәшкил итә. Сүз уңаеннан, бу – Minecraft берләшмәләре тарихындагы иң зур приз фонды.

Быел «Таткрафт» турниры кысаларында, мисал өчен, Рио-де-Жанейродагы Маракана стадионын, Мисырдагы Хеопс пирамидасын, Нью-Делида дәүләт башлыгы Хумаюнның төрбәсен, Тәһрандагы Азади манарасын, Бөек Кытай стенасының бер өлешен, Преториядәге (Көньяк Африка Республикасы) Фоортреккер тарихи үзәген һәм башкаларны төзергә ниятлиләр. Тулы исемлек матбугат конференциясендә игълан ителәчәк.

Матбугат конференциясендә төзелгән беренче объектларны күрсәтү планлаштырыла.

  • Беренче «Таткрафт» үткәрелгән вакытта, 2022 елның 14-30 ноябрендә Татарстан башкаласының төп истәлекле урыннары – Кремль, Кол Шәриф мәчете, Казан үзәгендәге күп кенә объектлар төзелде.
  • «Таткрафт 2.0» беренчесенең эшен дәвам итте, әмма Идел буе Болгар дәүләте башкаласы Биләрнең Җәмигъ мәчетен төзү аның үзенчәлеге булды. Турнир 2023 елның 20 гыйнварыннан 10 февральгә кадәр үткәрелде.
  • 2023 елның 14 июленнән 7 августка кадәр узган «Таткрафт 3.0. Финал» барлык конкурслар арасында иң масштаблысы булды, аның кысаларында Татарстанның зур шәһәрләре – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәтнең истәлекле урыннары төзелде. Татарстанның төп спорт клублары - «Ак Барс» хоккей клубы, «Рубин» футбол клубы, «Нефтехимик» хоккей клубы ареналарын төзү аерым юнәлеш булды.
  • «Таткрафт 4.0: Чишмә башына кайту» 2024 елның 16 апрелендә җиңүчеләрне рәсми бүләкләү белән тәмамланды. Бәйге кысаларында катнашучылар Татарстанның 41 районындагы күпсанлы архитектура һәм табигый объектларны торгызды. Турнир кысаларында Иннополис шәһәре тулысынча төзелде.

Читайте на 123ru.net