World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда сәнәгать мәйданчыкларында һәм «Олимпийский» мәктәбендә булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов Чаллыга эш сәфәре барышында «ТЭМПО» компанияләр төркеме производстволарында булды.

«ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм «ТЭМПО» компанияләр төркеме җитәкчелеге вәкилләре озатуында Рөстәм Миңнеханов җитештерү мәйданчыкларын карады, «Технотрон» предприятиесендә, шул исәптән эчке янулы двигатель детальләре ясый торган цехта булды», - дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

«ТЭМПО» компанияләр төркеме производстволарыннан тыш, республика җитәкчесе джемнар һәм кондитер эшләнмәләре җитештерә торган «Дарлетто» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә дә булды. 2018 елда инвестиция проекты өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты статусын алган. Хәзерге вакытта предприятие үсеш кичерә һәм киңәя, эшкә хезмәткәрләр кабул ителә.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Олимпийский» олимпия резервындагы спорт мәктәбендә башкарылган капиталь ремонтның нәтиҗәләрен бәяләде. Өч катлы, 1,5 мең укучыга исәпләнгән бина 1980 елда төзелгән.

ТР Рәисе Чаллыга эш сәфәре ахырында беренче «КАМАЗ» автомобиле җитештерелүнең 50 еллыгын һәм Автокаланың 400 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларга әзерлек буенча оештыру киңәшмәсе үткәрде. Планнар һәм әзерләнгән чаралар турында Наил Мәһдиев һәм автогигант генераль директоры Сергей Когогин сөйләде.

Читайте на 123ru.net