World News in Tatar

Иске Салман авылы зиратында XIII гасырда Сабантуй көнне җирләнгән кабер табылган

Әлки районы Иске Салман авылы зиратында 1292 елның 15 июнендә Сабантуй көнендә җирләнгән кабер табылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина хәбәр итте.

«Иске Салман авылында туып үскән, эшкуар, Әлки районының мактаулы гражданины Рәис Хәйруллин каберләрне төзекләндергән. Барысы өч кабер, берсендә татар халкының милли бизәге уелып эшләнгән, кем җирләнгәне инде сакланмаган. Мәңгелеккә илтә торган эшне башкарып чыккач, чара да уздырдылар. Анда катнашкан Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, дин әһелләре, галимнәр, аксакаллар, гомумән, авыл халкы изге эшне башкарып чыккан авыл меценаты Рәис Хәйруллинга рәхмәт әйтте, ата-бабалары рухына дога кылды», – диде ул.

Тарих фәннәре кандидаты Рәфыйк Насыйров кабердәге борынгы язмаларны укыган. «Ташка гарәпчә, Милади ел исәбе буенча 1292 елның 15 июнендә Сабан туе көнендә җирләнде», – дигән язма язылган. Сорауларга җавап та бирде. Кабердәге милли бизәкне, борынгыдан килгән милли хәзинәбез икәнлеген аңлатты», – диде Флюра Абдуллина. Ул Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиеваның сәламен, рәхмәтен җиткергән.

«Әлки районы шәҗәрәсен төзегән, төбәкне өйрәнүче, Татарстанның атказанган икътисадчысы Мансур Ганиев Рәис Хәйруллинның ундүрт буын нәсел шәҗәрәсен төзеп алып килгән иде. Аларның нәселе җебе 1666 елдан Ярмәк Бохараевтан башлана. Төбәкне өйрәнүчеләр фикеренчә, Иске Салман авылында морзалар яшәгән. Шуларның берсе 1797 елда морза Чипкенеевлардан ун гаилә Әлки районының Абдул Салман авылына нигез сала. Алар төбәкче Мансур Ганиевның бабалары була», – диде Дәрдемәнд үзәге җитәкчесе.

Чараның икенче өлеше Иске Салман авылыннан ерак түгел Изгеләр чишмәсе янында дәвам иткән. «Чишмәне дә Хәйруллиннар төзекләндергән, эшкуар Рәис Хәйруллин авыл халкын, кунакларны сый-нигьмәтләрдән авыз иттерде. Иске Салман авылы остабикәләре чишмә суы тутырылган самоварлардан, кеше организмына дәва бирә торган чәйләре белән сыйлап торды», – дип сөйләде Флюра Абдуллина.

Тарихта уелып кала торган чарага Иске Салман авылында туган, Татарстанның халык артисты Резидә Төхфәтуллина, якташлары, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринас Шиһапов, район җырчылары татар халык әсәрләрен яңгыраткан. Якташлар бу көнне бергә очрашкан, хәл-әхвәлен белешкән, ата-бабаларын искә алган, киләчәктә башкарасы эшләре турында сөйләшкән.

Читайте на 123ru.net