World News in Tatar

Татарстанда атна азагына кадәр җылы була, яңгырлар яву ихтимал

Яңгырлар яву ихтималына карамастан, бу атнада Татарстанда шактый җылы һәм уңайлы һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.

Сишәмбегә, 20 августка, каршы төндә явым-төшем ихтималы аз. Республиканың кайбер районнарында томан төшәчәк. Көндез, атмосфера фронты үткәндә, урыны белән бераз яңгыр ява, яшен булырга мөмкин. Һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында +9..+14, ә якты вакытында +21..+26 градус тәшкил итәчәк.

Чәршәмбе, 21 августта, төбәктә янәдән бераз яңгырлар көтелә: төнлә бөтен җирдә, ә көндез исә нигездә көнчыгышта. Термометр баганалары төнлә +12..+17, көндез +19..+24 градус күрсәтәчәк.

Пәнҗешәмбе һәм җомга, 22 һәм 23 августта, Татарстандагы һава торышын көнбатыштан килгән антициклон билгели. Димәк, явым-төшем ихтималы зур түгел. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан булырга мөмкин. Төннәр янәдән салкыная — +8 градустан +13 градуска кадәр. Көндез исә һава +19..+25 градуска кадәр җылына.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, «шимбә [24 августта] республикага төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронты якынлашачак». Шул ук циклон Татарстанга якшәмбе, 25 августта, да йогынты ясавын дәвам итә. Бераз һәм уртача яңгырлар ява. Тәүлекнең якты вакытында термометр баганалары +19..+24 градуска кадәр күтәрелә.

Читайте на 123ru.net