World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов Алабуганың тарихи урыннарын төзекләндерү эшләре барышын бәяләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабугада шәһәрнең туристлар арасында популяр урамнарын төзекләндерүне карады. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында язган.

«Биредә ел саен шәһәрнең тарихи урыннарын торгызу буенча зур эш алып барыла. Бүген туристлар арасында популяр берничә урамның ничек төзекләндерелүен карадык. М. И. Цветаева исемендәге мемориаль комплекс реконструкцияләнә, янәшәдә «Язучылар аллеясе» барлыкка киләчәк. «Шишкин буалары» паркын төзекләндерү буенча зур эш алып барыла. Биредә бик күп фестивальләр уза. Спас ярминкәсе генә ел саен 200 меңгә кадәр кешене җыя», - ди республика җитәкчесе.

Татарстан Рәисе бүген иртән эш сәфәре белән Чаллыда булды. Биредә ул сәнәгать мәйданчыкларын карады һәм «Олимпийский» спорт мәктәбендәге капиталь ремонтны бәяләде.

Читайте на 123ru.net