World News in Tatar

«Мин. Син. Татарстан» автобус туры 20 августта Баулы һәм Ютазы районнарына бара

20 августта «Мин. Син. Татарстан» яшьләр автобус туры киләсе нокта итеп Татарстанның Баулы районы һәм Ютазы районының шәһәр тибындагы Урыссу бистәсенә киләчәк, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» төбәк бүлегенең матбугат хезмәте.

Баулыда чара Октябрь мәйданында 12:00 сәгатьтә уза. Урыссу бистәсендә исә яшьләр белән очрашу 16:00 сәгатьтә Урыссу урамында урнашкан район мәдәният йортында үтә.

Искәртик, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» активистлары оештырган «Мин. Син. Татарстан» проекты 15 августта башланды һәм 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Проект кысаларында Татарстан халкына дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат җиткерү алып барыла, шулай ук яшьләр арасында актив гражданлык позициясен формалаштыру өчен экспресс-очрашулар марафоны оештырыла.

2024 елның 8 сентябрендә VII чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлау, шулай ук 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлау узачак.

50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк – бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. Сайлауларда катнашу өчен 427 кеше үз кандидатураларын тәкъдим итте: 179 — республика бердәм округы буенча, 248 — бермандатлы округларда.

Татарстан парламентына депутатлар сайлауда барлыгы алты сәяси партия катнаша. Биш партия («Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен», ЛДПР һәм «Яңа кешеләр») бердәм округ буенча да, бер мандатлы округларда да кандидатлар тәкъдим итте. Тагын бер партия, «Гражданнар инициативасы», берничә бермандатлы округта үз кандидатларын күрсәтте. Моннан тыш, бер мандатлы округларда үзләрен тәкъдим итү тәртибендә 12 кеше бар.

Читайте на 123ru.net