World News in Tatar

Курск өлкәсеннән эвакуацияләнгән кешеләр Татарстанга килде

Курск өлкәсеннән эвакуацияләнгән 20 кеше Татарстанга килде. Нигездә, бу – өлкәннәр һәм хәрәкәт итүдә кыенлык кичерүче гражданнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эвакуация махсус тимер юл составы ярдәмендә башкарылды, ул кешләрне Самарадан Татарстанга китерде.

Ведомствода искәртүләренчә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Курск өлкәсеннән эвакуацияләнгән гражданнарны Лениногорск һәм Нурлат районнарындагы социаль хезмәт күрсәтү буенча махсуслаштырылган учреждениеләргә урнаштыруда ярдәм күрсәткән.

Читайте на 123ru.net