World News in Tatar

Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге Кытай эшлекле үзәге белән хезмәттәшлек итәчәк

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров Санкт-Петербургтагы Кытай эшлекле үзәгендә булды. Биредә Санкт-Петербургның Кытай җәмгыяте, Россиядәге Кытай эшмәкәрләре берлегенең Санкт-Петербург филиалы рәисе һәм Россия-Кытай бизнес-паркы президенты Чэнь Чжиган әфәнде белән эшлекле очрашу узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Чэнь Чжиган Петербургның Кытай эшлекле үзәге һәм «Татарстан Республикасының сәнәгать кластеры» ассоциациясе белән хезмәттәшлек турында сөйләде, шулай ук Россия белән Кытайның дустанә һәм гармонияле мөнәсәбәтләре турында кызыклы фикерләре белән уртаклашты. Шул ук вакытта Чэнь Чжиган Кытай белән Россиянең икътисад, мәдәният һәм туризм өлкәсендәге хезмәттәшлегенең потенциалын ассызыклады, Кытай компанияләре белән Татарстан арасында тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыруны аеруча бәяләде.

Дамир Сабиров, үз чиратында, республиканың туристлар өчен җәлеп итүчәнлеге, татар халкының милли-мәдәни байлыгы турында сөйләде. Республиканың инфраструктураны үстерү һәм төбәкнең социаль-икътисади тотрыклылыгындагы уңыш факторлары белән уртаклашты. Кытай компанияләрен «Ростки» бизнес-форумы һәм Россия белән Кытайның сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләренә багышланган Russia China Expo халыкара күргәзмәсендә катнашу өчен Казанга чакырды.

Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы вәкиллеге һәм Кытай эшлекле үзәге арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен билгеләде һәм дустанә элемтәләрне үстерү буенча тәкъдимнәр белдерде (бигрәк тә җиңел сәнәгать, кунакханә һәм туристлык бизнесы өлкәсендә).

Читайте на 123ru.net