World News in Tatar

Хатыйп Миңнегулов: Гаяз Исхакый гомере буе татар милләтенең язмышы өчен көрәшкән

Татар әдәбияты галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, Гаяз Исхакыйга тиңләшерлек шәхесләр татар дөньясында юк. Бу хакта ул Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә оештырылган «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» түгәрәк өстәлендә сөйләде.

«Ул – әдип, журналист, оештыручы, көрәшче... Болар барысы да бер шәхестә тупланган. Гомере буе татар милләтенең язмышы өчен көрәшә, үлеме алдыннан кызы Сәгадәт ханым Гаяз Исхакыйга: «Әти, башкалар ничек яши, ә син һаман «татар, татар» дип әйтәсең», – дип әйтә. «Кызым, татар булып тудым, татар өчен көрәштем һәм татар булып үләрмен», – ди Гаяз ага», – диде галим.

Аның фикеренчә, җәмәгатьчелек Гаяз Исхакыйны аңлау дәрәҗәсенә әле күтәрелмәгән. «Ул – шундый бөек зат. Гаяз Исхакыйны күтәрү өчен татарның үзен күтәрергә кирәк. Әгәр безнең татар мәктәпләре юк икән, татар теле, әдәбияты тиешенчә укытылмый икән, алтын китаплар чыгарсаң да, Гаяз Исхакыйны укымаячаклар. Шуңа күрә Исхакыйны күтәрү, аны тиешле югарылыгында аңлауга ирешү өчен, безгә үзебезнең милли мәгарифне оештырырга, кабат торгызырга кирәк. Шунсыз бернинди максатка ирешеп булмас», – диде Хатыйп Миңнегулов.

Читайте на 123ru.net