World News in Tatar

Томскида узачак «Балта бәйрәме» фестивалендә татар ишегалды эшләячәк

22-24 августта Томскида узачак «Балта бәйрәме» фестивале вакытында татар ишегалды эшләячәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Без сезне татар мәдәнияте мохитенә чумарга һәм күп төрле мавыктыргыч чараларда катнашырга чакырабыз, диелә хәбәрдә.

Программада түбәндәге чаралар көтелә:

  • «Татар мәдәнияте үзәге һәм дуслар» концерты
  • Татар милли ашлары
  • Халык уеннары
  • Балалар өчен иҗат зонасы
  • Тематик викториналар
  • «Иң яхшы чәк-чәк гаилә рецепты» конкурсы
  • «Яшь батыр 2024» милләтара конкурсы
  • Томск шәһәренең 420 еллыгы һәм Томск өлкәсенең 80 еллыгына багышланган массакүләм «Татар чәй эчү тантанасы».

Әлеге матур бәйрәмнең бер өлеше булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз, диелгән хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net