World News in Tatar

Курскидан эвакуацияләнгән кешеләрне Лениногорски интернат-йортында урнаштырдылар

Лениногорскига Курск өлкәсеннән эвакуацияләнгән кешеләр килде. Алар арасында сәламәтлекләре белән төрле проблемалары булган өлкән яшьтәге кешеләр күп. Җирле хакимият аларны картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта урнаштырды.

Эвакуацияләнгәннәрнең берсе – Нина Фищенко. Ул 1936 елда Львовта туган. Пенсионер апага картайган көнендә туган җиреннән ут астыннан диярлек китеп барырга туры килгән.

«Сиреналар, ракеталар булды. Аллага шөкер, ракеталарның берсе дә безгә (пансионат бинасына – Т-и иск.) тимәде. Якыннарымнан берәү дә калмады, мин бел ялгызым. Абыйларымны да, улымны да җирләдем», - дип сөйли Нина Николаевна.

Ул билгеләп үткәнчә, Лениногорскиның картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аларны кайгыртып һәм җылы итеп каршы алганнар.

«Мин барысы өчен дә бик рәхмәтле, бездә бүген шундый бай төшке аш булды. Ышанмассыз, мин хәтта елап ук җибәрдем, чөнки гомеремдә дә андыйны күргәнем юк иде. Һич арттырмыйм», - дип рәхмәт белдерде пенсионер.

Искәртик, бүген республикага Курск өлкәсеннән эвакуацияләнгән кешеләрне китерделәр. Бу өлкән яшьтәге гражданнар, күбесенчә – аз хәрәкәтләнүчән кешеләр. Аларны Татарстанның Лениногорск һәм Нурлат районнарындагы махсуслаштырылган социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә урнаштырдылар.

Читайте на 123ru.net