World News in Tatar

Белозерье авылында Коръәнне ятлау буенча курслар узды

Узган атнада Белозерье авылының «Җомга» мәчетендә үткәрелгән Коръән ятлау буенча курсларны ябу тантанасы булды. Бу хакта Россия мөфтиләре шурасы хәбәр итә.

Айдан артык вакыт дәвамында көн саен 50гә якын кеше көненә берничә сәгать буе Коръән аятьләрен ятлаган. Курсларда катнашучыларга Коръәнне Рәфыйк Абдрәшитов, Хафиз Халиков, Хәлил Халиков, Әхмәд Бәдретдинов, Алий Әхмәтов, Әмин Кадеев өйрәткән.

Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Раил хәзрәт Асаинов мөгаллимнәргә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук процессны оештыруда мөфтинең урынбасары Рәшит хәзрәт Абдрәшитов һәм имам Ринат хәзрәт Абдрәшитовның зур хезмәт башкаруын билгеләп үтте. Моннан тыш, ул зур ярдәм күрсәткән барлык иганәчеләр һәм волонтерларга рәхмәт белдерде. Курсларның нәтиҗәләре буенча барлык укучыларга да бүләкләр тапшырылды, ә иң яхшы укучылар аеруча билгеләп үтелде. Фирдәвес Сәйдәшевкә 10 мең сум, Идрис Бәдретдиновка 10 мең сум һәм сәгать бүләк ителде. Ясин Әхмәровка исә төп приз – 15 pro модельле айфон эләкте.

Бүләкләү тантанасыннан соң барысын да тәмле сыйлар көтте, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net