World News in Tatar

Чистай «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафонында катнашучыларны кабул итте

Чистай «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафонында катнашучыларны кабул итте. Автобус марафонында катнашучылар белән очрашу «Чистай» мәдәни үзәгендә узды. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Безнең шәһәрдә панель дискуссиянең спикерлары җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар: «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан парламентында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, «Бердәм Россия»нең Чистай җирле бүлеге сәркатибе һәм Чистай районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов булды.

8 сентябрьдә узачак сайлауларга кадәр барлык кандидатлар, халыкның идеяләре һәм тәкъдимнәре турында фикер алышу, үзләренең сайлау алды программасы турында сөйләү һәм бишьеллык чорга эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү өчен, Татарстан районнарын йөреп чыга.

«Һәр партиянең бурычы — кешеләр белән очрашу һәм аралашу, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирү. Сайлау алды кампаниясе вакытында без республика халкына партиябезнең төп идеяләрен һәм программаларын җиткерергә тырышабыз, республиканың казанышлары һәм бурычлары турында сөйлибез», — дип билгеләп үтте Юрий Зимелевич.

Константин Иванов марафонда катнашучыларны һәм очрашуга килгән чистайлыларны җылы сәламләде. Ул безнең шәһәрдә гамәлгә ашырыла торган зур проектлар турында сөйләде.

Очрашуда фикер алышкан темаларның берсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү булды.

Очрашуга килгән чистайлылар читтән күзәтүче булып калмады, сәхнәдән үтенечләрне, сорауларны, теләкләрне җиткерүгә өндәү яңгырагач, алар бик тиз әңгәмәгә кушылды.

Искәртик, 8 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстанда җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза. Татарстан парламенты 5 елга сайлана һәм 100 депутаттан тора. Илле депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк бер мандатлы сайлау округларда сайланачак.

Татарстан парламентына депутатлар сайлауда барлыгы биш сәяси партия: «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен», ЛДПР һәм «Яңа кешеләр» катнаша.

Читайте на 123ru.net