World News in Tatar

Minecraft уены буенча БРИКС илләрен төзү турнирында «Казан Экспо» һәм аэропорт төзелә

Minecraft уены буенча «Таткрафт» кубогына «Татарстан БРИКС илләрен төзи» дип аталган турнир старт алды. Турнирның нигезендә Майнкрафт уенында БРИКС илләрендәге объектларны төзү тора. Турнир кысаларында Казан аэропорты һәм "Казан Экспо" төзеләчәк.

«Миллиард.Татар» проекты катнашучысы Илгизәр Вахыйтов сүзләренчә, турнир кысаларында БРИКС илләрендәге билгеле объектлар төзелә. Турнирда Кытай (BTE Mainland China), Бразилия (BTE Brasil), Африка (Africa Rebuilt), Көньяк Азия (BTE South Asia) һәм Якын Көнчыгыш (BTE Middle East) командалары катнаша. Волонтерлар үзләрен Татарстан җыелмасы буларак тәкъдим итәргә ризалашкан. Турнирның приз фонды – 85 мең сум.

«Хәзерге вакытта турнирда бөтен дөньядан 200ләп кеше катнаша. Без беренче бәләкәй нәтиҗәләрне күрсәтергә телибез», - диде ул. Аның сүзләренчә, Бразилия, Көньяк Африка, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр, Кытайдагы объектлар төзелеп килә. Россиядәге объектлар кысаларында Казан аэропорты һәм «Казан Экспо» төзеләчәк. Алар өчен «Татнефть-Наследие» оешмасыннан аерым приз каралган. «Таткрафт»ның башка турнирында төзелеп бетмәгән Иске Татар бистәсе дә төзелеп бетәчәк, ди ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов проектка ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен әйтте.

«Бу бик вакытлы барлыкка килгән проект. БРИКС – Казан, Татарстан өчен мөһим чара. Халыкара элемтәләрне үстерү һәм ныгыту өчен мөһим. Мондый инициативаны без хуплыйбыз. Мәгълүмати яктан ярдәм күрсәтергә без әзер. Бу проект Татарстан турында сөйләү, БРИКС илләре белән элемтәләрне ныгыту өчен бер мөмкинлек», - дип сөйләде ул.

Кытайның Казандагы генераль консулы урынбасары Цао Лунцюань турнирда 30дан артык Кытай киберспортчысы катнашуын әйтте.

«Казанга килүемә 20 көннән артык кына булса да, мин шәһәрнең матурлыгын күрдем, республиканың үсеш потенциалы зур булуын аңладым. БРИКС Саммиты Казан һәм Татарстан үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ачар, дип ышанам. Быел Кытай һәм Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 75 ел була. Соңгы елларда Кытай һәм Россия арасындагы хезмәттәшлек ныгый гына бара, шул исәптән мәдәният өлкәсендә дә», – диде ул.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Светлана Тахтарова Minecraft уенының уңай тәэсирен әйтте.

Бу уен креативлык, командада эшли белү кебек компетенцияләрне үстерә һәм берләштерә. Минем оныкларым Волгоградта һәм Казанда яшәсәләр дә, бу уенда уртак дөнья төзиләр. Турнирның БРИКС илләренең тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыру максаты безнең өчен мөһим. БРИКС илләре белән хезмәттәшлекне үстерү институттагы халыкара эшчәнлекнең мөһим юнәлеше булып тора», – диде ул. Быел институтта БРИКС илләрен өйрәнү үзәге ачылуын искәртте.

«Татарстан БРИКС шәһәрләрен төзи» турниры 12-31 августта уза. Нәтиҗәләр 9 сентябрьдә игълан ителәчәк. Конкурс буенча барлык актуаль яңалыкларны, катнашучыларның эшләрен һәм башкаларны турнирның рәсми телеграм-каналында табарга мөмкин.

Читайте на 123ru.net