World News in Tatar

Татарстанда традицион кыйммәтләрне фильм һәм форумнар ярдәмендә алга сөрергә җыеналар

Татарстанда Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча 2024-2026 елларга чаралар планы расланды. ТР Хөкүмәтенең боерыгын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

План 12 тематик бүлеккә бүленгән, алар барлыгы 98 пунктны үз эченә ала. Төрле чаралар ярдәмендә гражданлык бердәмлеген, гомумроссия гражданлык тәңгәллеген, милләтара һәм динара татулыкны ныгыту, тарихи хәтерне саклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, ныгыту һәм алга сөрү, дәүләтне төзүче халык теле буларак рус телен яклау һәм аңа ярдәм итү (цензурасыз лексика куллануга юл куймауны да кертеп) күздә тотыла.

Моннан тыш, план массакүләм аңда традицион кыйммәтләрнең ролен ныгыту һәм традицион кыйммәтләрне хөрмәт итү рухында тәрбияләү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, патриотик тәрбия бирү һәм Россия халыклары мирасын саклау өлкәсендә иҗтимагый проектларга ярдәм итү, традицион конфессияләрнең дини оешмаларына ярдәм күрсәтү һәм башкаларга юнәлдерелгән чаралар үткәрүне күздә тота.

Документта традицион кыйммәтләрне саклау һәм алга сөрү, шулай ук мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән фәнни тикшеренүләр уздыру һәм әдәбият һәм сәнгать әсәрләре булдыруга дәүләт заказы ясау турында аерым язылган.

Планда шулай ук «тышкы деструктив мәгълүмати-психологик йогынтыдан яклау» һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне алга сөрү хисабына «Россиянең дөньядагы ролен арттыру» телгә алына.

Планда сүз «Созвездие – Йолдызлык» фестивале, «Без бергә – Мы вместе» проекты, «Шәҗәрә – Моя родословная» конкурс-фестивале, «Балкыш» («Сияние») фестивале, «Күп йөзле Россия» журналистлар конкурсы, Татарстан халыкларының традицион бәйрәмнәре, «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы, «Троицкие напевы» дини җыр фестивале, «Яблочный Спас» халык бәйрәме, ТР Православие җәмәгатьчелеге форумы, «Әлбәдән» тарихи реконструкция фестивале, мәктәп укучылары арасында уздырыла торган Рождественский, Онегин, Аксаков укулары, «Пушкин ФЕСТ» фестивале һәм башкалар кебек вакыйгаларны үткәрү турында бара. Сабантуйлар шул исәптән Россия төбәкләре һәм якын һәм ерак чит илләрдә оештырылачак.

Шулай ук гаилә династияләре турында документаль фильмнар төшерү, Татар энциклопедиясе контентының онлайн-версиясен һәм порталын эшләү, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны эзләү буенча экспедицияләр оештыру, ветераннар белән очрашулар үткәрү, дини билгеләнештәге мәдәни мирас объектларын – Казан Богородица монастыре, Яңа бистә мәчете (Ак мәчет), Казансуда һәлак булган хәрбиләргә куелган гыйбадәтханә-һәйкәл, «Әл-Мәрҗани» һәм «Иске таш» мәчетләре, «Гостиничный двор» кунакханә комплексы чиркәве (барысы да Казан территориясендә урнашкан) ансамбленә кергән корылмаларны торгызу планлаштырылган.

Читайте на 123ru.net