World News in Tatar

Самара өлкәсе Камышлы авылында традицион ат спорты ярышлары узачак

24 августта Самара өлкәсендәге Камышлы район үзәгендә, авылга керү урынында оештырылган 1200 метр озынлыктагы махсус чабыш түгәрәгендә традицион «Камышлы-2024» ат спорты ярышлары узачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр итәләр.

Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтән 9:30 сәгатькә кадәр була.

Ярышлар программасы:

  • Бригадирлар ярышы;
  • Юртак токымлы атлар арасында чабыш;
  • Абориген һәм җирле токымлы атлар арасында чабыш һ.б.

Чабышлар 1200-2400 метрлы дистанциядә уза.

Читайте на 123ru.net