Мөхәммәтшин: Төп бурыч – сайлауларны сыйфатлы, гадел һәм ачык итеп уздыру
Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Үзәк башкарма комитет җитәкчесе, «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре урынбасары Александр Сидякин видеоконференция режимында үткәргән селектор киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә партиянең агымдагы эшчәнлеге, партия проектларын гамәлгә ашыру һәм төбәкләрдә сайлау кампаниясе мәсьәләләре каралды.
Сидякин билгеләп үткәнчә, бүген бердәмроссиялеләрнең игътибар үзәгендә – Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм итү. Партиячеләр Курск өлкәсенә инде 800 тоннадан артык гуманитар ярдәм: көнкүреш техникасы, азык-төлек, су, кием-салым, төзелеш материаллары – вакытлыча урнаштыру пункты эше өчен, төбәкнең торак пунктларында яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү, торак йортларны торгызуда ярдәм итү өчен кирәкле бар нәрсәне илткән. «Бердәм Россия»нең Курск өлкәсендәге гуманитар миссиясендә партиянең 60тан артык төбәк бүлеге, шул исәптән Татарстан да катнашкан.
«Өлкәдә гуманитар миссиябез эшли, һәм ул күпме кирәк булса, шуның кадәр дәвам итәчәк», - дип ассызыклады спикер.
Сидякин Россия төбәкләренең партия активына Курск өлкәсендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкаруы өчен рәхмәт белдерде. Шул исәптән Татарстан ярдәмен билгеләп, ул катнашучыларның игътибарын санкцияләр катгыйлану һәм махсус хәрби операция үткәрү шартларында җәмгыятьне берләштерергә кирәк булуга юнәлтте.
Киңәшмәдә илнең төбәкләрендә сайлау кампанияләрен уздыру мәсьәләләре аерым каралды. Искәртик, 8 сентябрьдә Татарстанда җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Мөхәммәтшин сайлауларны лаеклы, гадел һәм ачык итеп, законнарга тулысынча ярашлы рәвештә үткәрергә кирәк, дип ассызыклады.
«Без финиш сызыгына чыктык, - дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе, республиканың партия активына мөрәҗәгать итеп. - Сайлаулар катлаулы шартларда уза, безнең төп бурыч - аларны сыйфатлы итеп уздыру, киләсе чакырылыш парламентта безнең фракция күпчелеген формалаштыру».
Мөхәммәтшин шулай ук соңгы атналарда депутатларның сайлаучылар белән күп очрашуын билгеләп үтте.
«Без шәһәр, район һәм авылларда яшәүчеләр белән күп очрашулар уздырдык, әлеге очрашуларда кешеләр үз проблемалары һәм актуаль мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте, - диде ул. - Бу мөрәҗәгатьләрнең барысына да зур җаваплылык белән карарга, берсен дә игътибарсыз калдырмаска, аларны хәл итүдә мөмкин кадәр ярдәм итәргә кирәк».
Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы рәисе партиянең беренчел бүлекчәләре секретарьлары белән эшне көчәйтергә чакырды.
«Бездә 2011 беренчел секретарь бар, бу зур көч. Барысы белән дә эш алып барырга, даими элемтәдә торырга кирәк», - диде ул.
- 2024 елның 8 сентябрендә VII чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлау, шулай ук 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлау узачак.
- 50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк – бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. Сайлауларда катнашу өчен 427 кеше үз кандидатураларын тәкъдим итте: 179 — республика бердәм округы буенча, 248 — бермандатлы округларда.
- Татарстан парламентына депутатлар сайлауда барлыгы алты сәяси партия катнаша. Биш партия («Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», ЛДПР һәм «Яңа кешеләр») бердәм округ буенча да, бермандатлы округларда да кандидатлар тәкъдим итте. Тагын бер партия, «Гражданнар инициативасы», берничә бермандатлы округта үз кандидатларын күрсәтте. Моннан тыш, бермандатлы округларда үзләрен тәкъдим итү тәртибендә 12 кеше бар. Хәзерге вакытта кандидатларны теркәү бара.