World News in Tatar

Рәис: Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән элемтәләрне үстерүдә өлешебез белән горурланабыз

Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында тигез хокукларга нигезләнгән яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаренең урынбасары Тариг Али Бахит белән очрашу вакытында белдерде. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән элемтәләрен үстерүгә керткән өлеше белән горурлана, – дип ассызыклады Миңнеханов. – Сезнең оешма белән тыгыз хезмәттәшлектә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшли. Безне Ислам хезмәттәшлеге оешмасының үзәк аппараты белән дә, аның аерым структуралары белән дә даими диалог җайга салынган булуы куандыра».

Ул билгеләп үткәнчә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлек төрле юнәлешләр буенча үстерелә – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Сәүдә хезмәттәшлеге буенча даими комитеты, ислам дөньясы Фәннәр академиясе, Ислам үсеш банкы һәм башка оешмалар белән.

Тариг Али Бахит Казан Глобаль яшьләр саммитында катнашу өчен Татарстан башкаласына килде. Чара 21-24 августта узачак. Анда 40тан артык дәүләт вәкилләре катнашыр, дип көтелә.

Читайте на 123ru.net