World News in Tatar

Кондратьев сайлау өчен бюллетеньнәр турында: Алар бик җитди экспертиза уза

Татарстан Дәүләт Советына сайлауда бюллетеньнәрнең сакланган булуында шикләнмәскә мөмкин. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде.

«Беренчедән, без бу сайлау бюллетеньнәрен 1971 елда нигез салынган иң борынгы «Идел-пресс» полиграфия-нәшрият комплексында бастырабыз. Бу сыйфат гарантиясе, бу оешмага хөрмәт. Бюллетеньнәр катгый хисап бланклары буларак, монда, полиграфия комбинатында, бик җитди экспертиза узуын һәм бәя бирелүен аңлыйбыз», - диде ул.

Икенче фактор - предприятие белгечләре тарафыннан эшләнгән саклагыч тангир челтәре. Һәр сайлау кампаниясе алдыннан аны саклау дәрәҗәсен көчәйтү һәм тавыш бирү процессына чит тыкшынуларны булдырмау өчен модернизациялиләр. Бердәм округ бюллетеньнәре ачык яшел, бер мандатлы – ачык алсу челтәр белән сакланган. Сайлау бюллетеньнарын эшкәртү комплексы (КОИБ) өчен бюллетеньнәргә тангир челтәрен бер яктан гына ясыйлар, ә икенче яктан кара буяу белән бастырыла.

«Полиграфия комбинатында бастыру тәмамлангач, бюллетеньнәр хәрби сак белән барлык районнардагы территориаль сайлау комиссияләренә китерелә. Шулай ук алар хокук саклау органнары сагына, видеокүзәтүгә тапшырыла. Һәм 1 сентябрьгә кадәр диярлек алар барысы да безнең муниципаль районнарда булачак» - дип йомгаклады Кондратьев.

Читайте на 123ru.net