Миләүшә Хәбетдинова татар шагыйре Һади Такташның вафатына бәйле мифка ачыклык кертте
Казанда Милли китапханәдә «Билгеле/билгесез Такташ» дип исемләнгән лекторий узды. Әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова татар шагыйре Һади Такташка бәйле кайбер мифларга ачыклык кертте.
Әдәбият белгеченең диссертация эше Такташ турында булган. Ул искә алган мифларның берсе Һади Такташның вафаты белән бәйле.
«Мин диссертация яклаган көн Такташның үлгән көне белән туры килде. Ул вакытта белгечләр миңа: «Такташ үзенә кул салган», – диде. Ни өчен шулай? Маяковский һәм Есенинга охшатып куябыз. Шул мифка туры китерәбез, чөнки үзебезнең мифны тудыра алмыйбыз», – диде ул һәм, гаиләдә булган мәгълүматларга таянып, ничек булганын аңлатты (Миләүшә Хәбетдинованың иренең әбисе – Һади Такташның икенче хатыны Гөлчирә Такташева-Мансурова).
«Кышын Такташ Зур Кызыл урамындагы мунчага бара, чәче кипмәгән килеш кайтып китә. Аның өе Ленин бакчасы янында була. Кайтып җиткәнче аны ничә кеше туктата, шигырь сөйләтә. Такташка суык тия һәм инфекция канга китә. Аның хатыны Гөлчирә Такташева биолог була, ул табибны да чакырган, ләкин ул вакытта дару булмаган. Такташ вафат була. 60нчы елда бу табиб-профессор Такташ конференциясенә килгән. «Хәзер чирләсә, аякка бастыра алыр идем», – дигән Гөлчирә Такташевага. Шуңа күрә «Такташ үзенә кул салган» дип әйтергә кирәкми», – дип сөйләде ул.