World News in Tatar

Казанның мактаулы гражданнарына түләү күләмен 575 мең сумга кадәр арттырырга телиләр

«Казанның Мактаулы гражданины» исеменә лаек булган гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен 574,7 мең сумга кадәр күтәрергә телиләр. Казан шәһәре Думасы карарына төзәтмәләрне шәһәр Башкарма комитеты әзерләгән. Хәзер документ коррупциягә каршы экспертиза уза.

Шулай ук Казанның Мактау китабына кертелгән зат, оешма, учреждение һәм предприятие өчен түләүләр күләмен 344,8 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр.

Акча шәһәр муниципаль берәмлеге бюджетыннан бирелә.

Казанның мактаулы гражданнарына 344,8 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган, ә шәһәрнең Мактау китабына кертелгәннәргә — 172,4 мең сум.

«Казанның Мактаулы гражданины» исеме 2005 елда гамәлгә куялды. Ул шәһәрнең үсешенә һәм чәчәк атуына, Россиядә һәм халыкара мәйданда аның ролен һәм абруен күтәрүгә керткән зур өлеш өчен бирелә.

Читайте на 123ru.net