World News in Tatar

Казанда 3нче мәртәбә Глобаль яшьләр саммиты үтәчәк

Казанда 3нче тапкыр үткәреләчәк Глобаль яшьләр саммиты «Яшьләр сәясәтендә цифрлаштыру һәм заманча инструментлар» темасына багышланачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Республика бүлеге рәисе Тимур Сөләйманов белдерде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Цифрлаштыру – безнең яшәешнең бөтен өлкәләренә кагылуы белән безнең алга яңа бурычлар куя. Быелгы Саммитның юнәлешләре итеп: яшьләр арасында диджитал-трендлар һәм цифрлы карарлар, балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүдә заманча технологияләрнең роле, киләчәк буынны формалаштыруда традицион кыйммәтләр билгеләнгән. Быел әлеге зур күләмле чарада 43 ил катнашачак һәм бу сан Россиягә, Татарстанга карата булган яхшы мөнәсәбәтнең дә ачык дәлиле. Саммит икътисад һәм гуманитар өлкә сорауларын да үз эченә ала», – диде Тимур Сөләйманов.

Шулай ук спикер узган елгы Казан Глобаль яшьләр саммитының ил сәясәте өчен әһәмиятен билгеләп үтте. «Без 17 ил белән 23 килешүгә кул куйдык. Шулай ук хезмәттәшлек турындагы 12 Хөкүмәтара беркетмә төзелде. Агымдагы елда без фикер алышулардан, Казанда зур мультиспорт чарасы үткәрү буенча карарга килербез, дигән фикердәбез. Әлеге вакытта, Халыкара балалар оешмасы ассоциациясе төзелергә тора, бу эш РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә башкарыла. Бу мәсьәлә дә читтә калмас», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Чыгышымны безне җылы итеп кабул иткәннәре, хезмәттәшлегебез өчен Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт белдереп башлыйм. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләр белән эшләүне хуплый. Яшь буынның икътисад, гуманитар мөнәсәбәтләр үсешендә, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы торуда рольләре олы. Әлеге вакытка кадәр Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләр мәсьәләрен күтәргән 5 конференция үткәрде. Алар Төркиядә, Азәрбайҗанда һәм соңгысы Согуд Гарәбстанында узды. Яшьләр эшләре министрларының чираттагы очрашуы Ливиядә булачак» – дип сөйләде Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаренең урынбасары Тариг Али Бахит.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

2022 елда саммитка 67 илдән 300 делегат җыелган. 2023 елда – 30 илдән 140 делегат. Бүгенге көнгә 123 илдән 7 меңнән артык гариза килгән, шулардан 28 илдән 34 делегат сайлап алынган.

  • Казан Глобаль яшьләр саммиты – фикер алышу һәм балаларны һәм яшьләрне җәлеп итүнең иң яхшы практикалары буенча белем бирү-эксперт платформасы.

Читайте на 123ru.net