World News in Tatar

Азәрбайҗан БРИКСка керү өчен рәсми рәвештә гариза бирде

Баку БРИКСка керүгә рәсми рәвештә гариза бирде. Бу хакта Азәрбайҗанның Report мәгълүмат агентлыгы Тышкы эшләр министрлыгы матбугат сәркатибе Айхан Гаджизадега сылтама белән хәбәр итә.

18 августта республиканың Мәскәүдәге илчесе Полад Бюльбюль углы белдергәнчә, Азәрбайҗан берләшмәгә кушылу белән кызыксына һәм бу мәсьәлә буенча Россия дипломатлары белән фикер алышу булган.

БРИКС - Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасының (2010 елның декабреннән) дәүләтара берләшмәсе. 2023 елның августында төркемгә Аргентинаны да кертеп, 6 яңа әгъза чакырылган иде, әмма декабрь ахырында ул керүдән баш тартты. Биш яңа әгъза — Мисыр, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны һәм Эфиопия БРИКСта 2024 ел башыннан эшли башлады. БРИКС эшчәнлегендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе - дөньяда глобаль иминлекне һәм тотрыклылыкны ныгытуга ярдәм итү.

Искәртик, Казан 2024 елның 22-24 октябрендә БРИКС илләре саммитын кабул итә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру — республика өчен зур горурлык һәм җаваплылык.

Читайте на 123ru.net