World News in Tatar

Лаеш районында тракторчы кешене тереләй күмгән, җинаять эше кузгатылган

Татарстанда яшәүчене саксызлык аркасында үлемгә китерүдә шикләнәләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Фаҗига узган якшәмбедә Лаеш районындагы бакчачылык ширкәтендә булган. Тикшерү версиясе буенча, биредә яшәүче үз йортына торбаүткәргеч өчен траншеялар салырга тракторчы яллаган.

Җир эшләре вакытында ир-ат траншеяга төшә. Тракторчы, моны белмичә, аны туфрак белән күмеп куя. Участок хуҗасының югалуын күреп, ул траншея казыган һәм ир-атны өскә чыгарган, әмма ул үлгән була.

Тикшерүчеләр саксызлык аркасында үлемгә китерү факты буенча җинаять эше кузгаткан. Булган хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

Читайте на 123ru.net