World News in Tatar

Миңнеханов Самара өлкәсендә Lada Aura автомобилен сынап карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсенә эш сәфәрендә Lada Aura автомобилен бәяли алды. Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Федорищев республика җитәкчесенә яңа машинада йөреп карарга тәкъдим итте.

«Вячеслав Федорищев Рөстәм Миңнехановка Самара өлкәсендә җитештерелә торган Lada Aura автомобилен сынап карарга тәкъдим итте», - дип сөйләде Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Самара өлкәсенә эш сәфәрендә Рөстәм Миңнеханов Самарада «ОДК-Кузнецов» ГАҖ җитештерү оешмасын карады, биредәге татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре һәм губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Федорищев белән очрашты.

Lada Aura автомобиле Lada Vesta платформасында булдырылган. Премиум-класслы яңа машина арткы рәттәге пассажирлар өчен 25 сантиметрга зурайтылган салон белән аерылып тора, салон үзебездә җитештерелгән натураль күн белән эшләнгән.

Читайте на 123ru.net