World News in Tatar

Казандагы Глобаль яшьләр саммитында катнашучыларны мәдәни программа да көтә

Казанда 3нче мәртәбә узачак Глобаль яшьләр саммитында эшлекле программадан тыш, катнашучыларны мәдәни программа да көтүен хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булган матбугат очрашуында ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова. Катнашучыларны татар милли мәдәнияте белән таныштырачаклар һәм шәһәр буйлап экскурсиядә йөртәчәкләр. Саммит 21-24 август көннәрендә оештырылачак.

«Экскурсияне Казан белән таныштырудан башлыйбыз, һичшиксез Кремльне һәм яшьләр сәясәте объектларын күрсәтәчәкбез. Аннары, нетворкинг-сессияләрдән соң, без беренче көнне «УРАМ» экстрим-паркында иптәшләрчә матч белән тәмамлыйбыз. Икенче көн Ратушада узачак, анда саммитны ачу тантанасы булачак һәм сессияләр башланачак. Шулай ук Яшьләр эшләре һәм спорт министрлары утырышын уздырырга планлаштырабыз, андагы фикер алышуда Казанда яшүсмерләрнең ислам спорт уеннарын үткәрү хакында сөйләшәчәкбез», — диде Айгөл Сабирова.

Саммитның икенче көнендә кунакларны шәһәрнең спорт инфраструктурасы, шулай ук милли татар ашлары белән таныштыру планлаштырылган. Өченче көнне сессияләр узачак, анда XXI гасырда яшьләрнең иминлеге, заманча карашлар һәм менталь сәламәтлек турында фикер алышачаклар. Моннан тыш, илләр арасында хезмәттәшлек турында берничә килешү төзеләчәген дә белдерделәр саммитны оештыручылар.

  • Казанда 3нче мәртәбә Глобаль яшьләр саммиты үтәчәк

Читайте на 123ru.net