World News in Tatar

Мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре дәресләр расписаниесенә кертеләчәк

Яңа уку елыннан укучыларның бөтенроссия тикшерү эшләре дәресләр расписаниесенә кертеләчәк. Бу хакта журналистларга Казанда «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

«Бөтенроссия тикшерү эшләренең үзенчәлеге шунда ки, алар быелдан дәресләр расписаниесенә кертелә. Алар көтмәгәндә үткәрелмәячәк. Тикшерү эшләре турында мәктәпләрдә расписание расланганнан соң ук билгеле булачак», - дип сөйләде спикер «Татарстан – казанышлар республикасы» матбугат туры вакытында.

Ул элек федераль һәм төбәк контроль эшләренең «хаотик рәвештә барлыкка килүе һәм уздырылуы» турында өстәде. «Федераль контроль эш кенә калды дип әйтергә була», – дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры урынбасары.

Мөҗипов ачыклык керткәнчә, белем бирү сыйфатын илкүләм тикшерү 19 мәктәп өчен 8 сыйныфта гына үткәреләчәк.

Халыкара тикшеренүләр арасында бер генә нәрсә калды - PISA моделе буенча. Әмма 2024-2025 уку елында ул үткәрелмәячәк, дип белдерде ул.

Читайте на 123ru.net