World News in Tatar

Яшел Үзәннең яңа парк ачылышында танылган Россия җырчылары чыгыш ясаячак

24 август, шимбә көнне, Яшел Үзәннең Мирный микрорайонында «Зеленая Долина» паркын ачалар. Бу вакыйга уңаеннан шәһәр халкы өчен Россия артистлары IOWA, T-Killah һәм Milana STAR чыгыш ясаячак, дип хәбәр ителә «Яшел Үзән» сайтында.

Парк 1,5 километрга сузылган. Биредә Раифа халкы тарихы, татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри, Зөя утрау-шәһәрчеге мәйданчыклары һ.б. бар. Шулай ук паркта гадәти булмаган сыннар белән беседкалар һәм мангал урнаштырганнар.

Бәйрәмдә 10 мең тирәсе кеше көтелә. Чара 16.30 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен теркәлү узарга кирәк, дип хәбәр итә Яшел Үзән администрациясе матбугат хезмәте.

Читайте на 123ru.net