World News in Tatar

Төмән өлкәсенең Татар Сингеле авылында мәчет ачылуга 25 ел тулуга багышланган чара булды

Төмән өлкәсенең Ялутор районы Татар Сингеле авылында мәчет ачылуга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчет территориясендә мөселман җәмгыяте җитәкчелеге җирле халык һәм чара кунаклары өчен бәйрәм программасы әзерләгән иде. Бәйрәмне авылда яшәүче балалар ачып җибәрде. Алар өчен оештыручылар төрле уеннар әзерләгән һәм батутлар урнаштырган. Бәйрәмдә катнашучы һәр бала татлы приз алды.

Мәчетнең имам-хатыйбы Равис Мөлеков, Изге Коръәннән сүрәләр укып, программаның тантаналы өлешен башлады. Бәйрәмдә катнашучылар аксакаллар – җирле җәмгыятькә нигез салучыларны аерым бер җылылык һәм рәхмәт сүзләре белән искә алды. Алар арасында мәчет төзелешенә зур өлеш керткән Әнис Латыйпов та була.

Бүген Аллаһ йортында җомга, бәйрәм намазлары укыла, ислам дине нигезләренә өйрәтү буенча дәресләр оештырыла. Җирле мөселман җәмгыяте, мохтаҗларга һәм ятим балаларга ярдәм итеп, актив рәвештә хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Ялутор районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Мәхмүтов бәйрәм кунакларына Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков исеменнән котлау сүзләрен тапшырды. Раил хәзрәт үз чыгышында мәчет имамнарына ярдәм күрсәтергә чакырды һәм Аллаһ йортына килүнең әһәмиятен аңлатты. Шул рәвешле, мөселманнар иманын ныгыта һәм дин үсешенә ярдәм итә.

Читайте на 123ru.net