World News in Tatar

Казанда «Бала – төп пассажир!» операциясендә 22 экипаж эшли

Бүген Казанда «Бала – төп пассажир!» балигъ булмаган пассажирларны йөртү белән бәйле юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән рейд үткәрелде. Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре әйтүенчә, гомумән, әлеге вакытта башкала юлларында рейдларны көчәйтү нәтиҗәсендә 22 экипаж үз эшен алып бара. Бу гадәттәге экипаж саннарыннан 6 күбрәк.

«Әлеге оператив-профилактик чара 19 августта башланып китте һәм уку елы башының беренче декадасына, 9 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Агымдагы елның 7 ае эчендә Казанда балигъ булмаганнар катнашында 74 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 77 балалар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр, сәламәтлекләренә зыян алганнар. Бүгенге көндә балалар өчен булдырылган иминлек кәнәфиләре юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә балаларның җәрәхәтләнүен һәм үлем очракларын булдырмауның иң нәтиҗәле һәм ышанычлы чарасы булып тора», – дип сөйләде РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе дәүләт автоинспекциясе полкы командиры, полиция полковнигы Михаил Савин.

Рейд барышында Казан Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары ваемсыз шофёрларга беркетмәләр төзеделәр, профилактик әңгәмәләр һәм искәртүләр булды.

«Юл куркынычсызлыгы кануннарын һәрвакыт төгәл үтәп йөрим. Юл кагыйдәләре – минем һәм гаиләмнең куркынычсызлыгы гаранты бит ул. Балама да юлларда иминлекне саклап йөрергә кушам. Кечкенәдән үк белеп үссен, менә быел улым мәктәпкә беренче сыйныфка да бара әле. Үзем руль артында 20 елдан артык йөрим. Җәүлеләргә юлны бирмичә узып киткәнем юк, үзем дә еш кына җәяүле булганым бар», – диде Казан шәһәреннән Михаил Якубин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Машинаны 2005 елдан бирле йөртәм. Балаларны иминлек кәнәфиенә утыртып йөрим, юлга кузгалганда машинамдагы пассажирлар куркынычсызлык каешларын эләктерүләрен дә карап, тикшереп чыгам. Балаларыма 3 һәм 7 яшь. Аларга да хәвефселекне өйрәтергә тырышам», – диде Чистайдан Фәнис Хәсәнов.

Шулай ук Киров өлкәсеннән Максим да юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләреннән тайпылмыйча йөрүен билгеләп үтте. «Киров өлкәсеннән Казан шәһәренә кунакка, сәяхәткә килдек. Юлларда хокук бозучы автомобиль йөртүчеләр бик очрамады. Иң мөһиме башка йөртүчеләргә дә юлларда исән-имин йөрүләрен теләп калам. Ваемсызлык һәм ялгышлыкны юллар кичерми. Үзегез турында уйламасагыз, балаларыгызны булса да уйлагыз», – диде ул.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе тәкъдим иткән оператив мәгълүмат буенча, ел башыннан пассажир балалар катнашында 78 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 бала һәлак булган һәм 86сы җәрәхәтләнгән.

Читайте на 123ru.net