World News in Tatar

Гражданлык җәмгыятен үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Рәисе премиясе икеләтә артты

Республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Рәисе премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Кампания 23 сентябрьгә кадәр дәвам итә, ә премияне Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне алдыннан тапшырачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе, премияне бирү комитеты рәисе Зилә Вәлиева искәртте.

«Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Рәисе премиясе 2015 елдан тапшырыла. Бу – Россия төбәкләрендә коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр өчен булдырылган беренче премия. Ул җитди һәм әһәмиятле вакыйга булды. Бу – безнең республикада гражданнар җәмгыяте вәкилләре өчен иң югары дәүләт бүләге», — дип билгеләде спикер.

Барлыгы сигез җиңүче билгеләнәчәк: биш оешма һәм өч физик зат. Быелдан премиянең акчалата күләме икеләтә арттырылды. Хәзер коммерцияле булмаган оешмаларга 800 мең сум, ә җәмәгать эшлеклеләренә 500 мең сум биреләчәк, дип өстәде Вәлиева.

Әмма гражданлык җәмгыятен үстерүгә өлеш керткән өчен ТР Рәисе премиясе — ул финанс ярдәме генә түгел, ә теләсә кайсы коммерцияле булмаган оешма өчен билгеле бер стимул һәм казанышларын тану булып тора, дип ышана Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов. Ул 2015 елда ук премиянең тәүге лауреатларының берсе булды.

«Мине, лауреат булгач, куандырган беренче нәрсә – синең эшеңне тануларын аңлау. Коммерцияле булмаган оешма өчен премия – ул күбрәк Һәм яхшырак эшләү өчен стимул. Бу бик абруйлы һәм горур яңгырый», - дип саный Вавилов.

Туган төбәкне үстерүгә керткән өлеше шактый зур булган кешеләрнең күбесе үз эшен тыныч кына, зур игътибар җәлеп итмичә генә башкара, дип аңлатты ул. Вавилов аларны Татарстан Рәисе премиясенә гаризалар кабул итүдә актив катнашырга чакырды.

«Татарстан Республикасы әтиләр берлеге» һәм Инвалид балалар һәм менталь сәламәтлеге чикле булганлыктан үз мәнфәгатьләрен яклаучыга мохтаҗ 18 яшьтән узган инвалидларның ата-аналары бөтенроссия оешмасы рәисе, «Балаларда көч» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү буенча хәйрия фонды директоры Гадел Заһретдинов премиянең акчалата өлеше бөтен килеш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүгә китте, дип сөйләде.

«Без «Балаларда көч» коммерцияле булмаган оешмасы буларак премия алдык. Без инде бөтен ил буйлап тернәкләндерү үзәкләре челтәре ача башлыйбыз. Татарстан Рәисе премиясе безне бик нык танытты. Финанс ярдәменнән тыш, без статус та алдык. Әлеге премиягә бик күп коммерцияле булмаган оешмалар омтыла», - дип өстәде Заһретдинов.

Читайте на 123ru.net