World News in Tatar

Татарстанда «ИнформУИК» проекты уза: Сайлаучыларның кызыксынуын күрү күңелле

Татарстанның биш шәһәрендә 30 августка кадәр «ИнформУИК» проекты үткәрелә. Сайлау комиссияләре әгъзалары һәм волонтерлар республика халкына 8 сентябрьдә узачак Бердәм тавыш бирү көне һәм анда катнашу ысуллары турында сөйли, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.

Проект катнашучыларчы махсус экипировка кигән, аларны Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән урамнарында күрергә мөмкин. Мондый акция яз көне, Россия Президентын сайлаулар алдыннан да үткәрелде.

«Тавыш бирүчеләрнең йөзендә елмаю, сайлауларга карата кызыксыну күрү, файдалы мәгълүмат белән уртаклашу күңелле. Мондый нәтиҗә күреп, без икеләтелгән энергия белән эшлибез», - дип белдерде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов.

Халыкка өйдән тавыш бирү, «Мобиль тавыш бирүче» сервисыннан файдалану, сайлау участогы урнашу урыны турында мәгълүмат җиткерәләр, шулай ук башка сорауларга җавап бирәләр.

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә уза. 50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бер мандатлы сайлау округлары буенча сайлана.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР — Россиянең либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ - Россия Федерациясенең коммунистик партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.

Читайте на 123ru.net