World News in Tatar

Данис Шакиров: «Татар кызы» матурлык бәйгесе генә түгел

Халыкара «Татар кызы» бәйгесе ярымфиналистлары Бөтедөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашты. Ул кызларны ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән сәламләде һәм бәйгенең төп бурычларын әйтте.

«Татар кызы» матурлык бәйгесе генә түгел. Әлбәттә, кызлар өчен матурлык бик мөһим. Ләкин беренче чиратта ул милли традицияләр һәм сәләт бәйгесе. Төп мәсьәлә – татар телен белү дәрәҗәсе. Конгресс бу проектны аерым бер хәрәкәткә әйләндерсен өчен төп әйбер – татар телендә камил аралашкан һәм сәхнә аркылы аны җиткерә белгән кызларны сайлау», – диде Данис Шакиров.

Быел халыкара бәйге 11 нче тапкыр үткәрелә. Ярымфиналга 5 чит ил һәм Россиянең 25 төбәгеннән кызлар җыелды, алар финалга узу өчен көч сынаша. «Татар кызы»ның финалы 11 сентябрьдә Пензада булачак.

Читайте на 123ru.net