World News in Tatar

«Татарстан» радиосында «Шинельсез солдатлар» радиоспектакле премьерасы була

«Татарстан» радиосы күренекле язучы Вакыйф Нуруллинның иң билгеле әсәрләренең берсе - «Шинельсез солдатлар» повесте буенча яңа радиоспектакль тәкъдим итә. Аны 24 августта 13:10 һәм 15:10 сәгатьтә, 3 һәм 4 серияләрен 25 августта, 15:10 һәм 16:10 сәгатьтә тыңларга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га журналист Раил Садретдинов хәбәр итә.

Рольләрне республикабыз театрларыннан күренекле актерлар башкара: Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артистлары, Тинчурин театрыннан Ирек һәм Гөлчәчәк Хафизовлар, Муса Җәлил исемендәге яшьләр премиясе лауреатлары Резедә Сәлахова һәм Артем Пискунов, Камал театры актрисасы Алинә Мөдәррисова, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, диктор Фоат Галимуллин, «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкерте Алмаз Гаффаров һәм Татарстан радиосы хезмәткәрләре.

Радиоспектакль ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнгән. Инсценировканы журналист Раил Садретдинов эшләгән.

  • «Шинельсез солдатлар» – Вакыйф Нуруллинны киң әдәби мәйданга алып чыккан, аңа зур танылу алып килгән әсәрләрнең берсе. Ул аны 1966 елда яза. Повесть беренче тапкыр 1968 елда «Казан утлары» журналында басыла һәм шул ук елны аерым китап булып чыга. Әсәрнең үзәгендә – Бөек Ватан сугышы елларында авылда булган драматик хәлләр. Яшүсмер малай Равилнең эчке дөньясы, үсеш-үзгәреше, психологиясе чагылыш тапкан. Заманында повесть киң катлам укучылар тарафыннан да, әдәбият тәнкыйтьчеләре ягыннан да олы бәягә лаек була.

Читайте на 123ru.net