World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов һәм Оксана Лут Татарстанның Лаеш районында агробиотехнопарк ачты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Казан дәүләт аграр университеты агробиотехнопаркын ачты. 211 гектар мәйданны биләгән укыту-җитештерү комплексы Лаеш районының Нармонка авылында урнашкан. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Татарстанда IT-парклар, сәнәгать парклары үсеш кичерә. Һәм, ниһаять, агробиотехнопарк та барлыкка килде. Республикада сәнәгать зур үсеш алса да, бездә авыл хуҗалыгы да икътисадның мөһим сегменты санала. Бүгенге шартларда фәнни үсештән башка көндәшлеккә сәләтле булуы кыен», - диде Миңнеханов ачылыш тантанасында.

ТР Рәисе агробиотехнопарк карарлары төбәк кенә түгел, ә бөтен Россия өчен дә мөһим булачагына ышаныч белдерде.

Авыл хуҗалыгы министры бүген ил селекциясендәге көнбагышның күрсәтмә чәчүлекләрен инде бәяләвен әйтте. «Нәтиҗәләр бик яхшы. Без Татарстанда һәм тулаем алганда Идел буе төбәкләре буенча бодай һәм соя үстерү перспективалары хакында фикер алыштык», - дип хәбәр итте ул.

Лут сүзләренчә, үсемлекләр, хайваннар селекциясе һәм генетикасы – технологик тәэмин ителгәнлек һәм азык-төлек иминлеге буенча яңа илкүләм проектның төп юнәлешләреннән берсе. «Без аны әзерлибез. Һәм агробиотехнопаркның ил селекциясен үстерү өчен яхшы мәйданчык булачагына өметләнәбез», - дип белдерде ул.

Министр билгеләп үткәнчә, быел ил селекциясендә көнбагыш, шикәр чөгендере һәм башка культуралар буенча зур алга китеш көтелә. «Яңа сортлар һәм гибридлар уйлап табу, студентлар моңа өйрәнсен өчен агробиотехнопарк яхшы мәйданчык булыр дип ышанабыз. Алар яңа сортлар һәм технологияләр уйлап табу һәм булдыру өчен алга таба аспирантурага барыр, фәнни хезмәткәрләргә әверелер дип өметләнәбез», - диде ул.

Лут шулай ук агробиотехнопаркның илкүләм проектның икенче төп юнәлеше сыйфатында биотехнологияләрне үстерү өчен мәйданчык булачагына ышана. «Бу эшкә яңа партнерлар җәлеп итәрбез дип өметләнәбез. Бездә селекция һәм генетика кабул итәрлек дәрәҗәдә, шулай ук таянып эш итү өчен база булса да, әлегә биотехнологияләрнең үсеш дәрәҗәсе түбән. Безнең алда якындагы алты ел эчендә зур ыргылыш ясау бурычы тора. Бу мәсьәләдә Татарстан ярдәменә өметләнәбез», - дип искәртте ул.

Авыл хуҗалыгы министры билгеләп үткәнчә, Татарстан күп кенә өлкәләрдә алга китүен күрсәтте инде.

Ачылыш тантанасында шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов катнашты.

Читайте на 123ru.net