World News in Tatar

Лут Миңнеханов белән очрашуда Татарстанны авыл хуҗалыгындагы казанышлары өчен мактады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы «Русское поле — 2024» бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумы кысаларында Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оксана Лут Татарстанны агросәнәгать комплексын үстерү өлкәсендә төп регионнарның берсе дип атады.

«Соңгы елларда җитештерелүче авыл хуҗалыгы база культуралары күләмнәре планлы рәвештә арта. Терлекчелек буенча Татарстан төп сөт җитештерү үзәге булып тора. 2030 елга Россиядә 39 миллион тонна сөт җитештерү планлаштырыла. Татарстан Республикасы аграрийлары лаеклы өлеш кертәчәк, дип көтәбез», - дип санап китте ул.

Министр билгеләп үткәнчә, төбәктә ел саен яңа сәнәгать проектлары гамәлгә ашырыла, республика яхшы экспорт потенциалына ия, шулай ук чимал эшкәртү дә яхшы темплар белән арта.

Рөстәм Миңнеханов исә агросәнәгать комплексын нәтиҗәле үстерү өчен фәнне һәм фәнни технологияләрне үстерергә кирәк, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына республикага ярдәм күрсәтүе, мөһим дәүләт программаларын гамәлгә ашыруы өчен рәхмәт белдерде.

«Татарстан – зур агросәнәгать төбәге. Сүз җитештерелүче продукция турында гына түгел, ә безнең авылларда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше турында да бара», - диде Татарстан Республикасы Рәисе.

Читайте на 123ru.net