World News in Tatar

Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде

Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ислам Зарипов «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.

Текстта әйтелгәнчә, Зарипов «конфессияара тынычлык һәм татулыкны ныгытуга сизелерлек өлеш керткәне өчен» билгеләп үтелгән.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Дәүләт хезмәте һәм кадрлар идарәсе башлыгы Тимур Ахунҗанов та нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Татарстанның социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән өчен әлеге бүләккә лаек булды.

Читайте на 123ru.net