World News in Tatar

Татарстанда АИ-95 һәм АИ-98 маркалы бензиннар кыйммәтләнде

Татарстанда бер атна эчендә, 12-19 августта, бензинның берничә маркасы кыйммәтләнде. Татарстанстат статистика мәгълүматлары белән уртаклашты.

АИ-95 маркалы бензинның бер литры 14 тиенгә артып – 55,56 сумга, ә АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензиннарның литры 40 тиенгә артып 73,93 сумга җитте. Процент нисбәтендә бу 0,3 һәм 0,5 процентка тигез.

АИ-92 маркалы бензин һәм дизель ягулыгының бәясе бер атна эчендә үзгәрмәде, алар 51,13 һәм 61,18 сум тора.

Читайте на 123ru.net