World News in Tatar

Җамалетдинов Президент каршында Телләргә ярдәм итү советы максатлары турында сөйләде

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Рус теленә һәм Россиядә яшәүче башка халыкларның телләренә ярдәм итү советының (Җамалетдинов аның составына керә) бурычлары турында сөйләде. Искәртик, советны булдыру турында указны кичә Президент Владимир Путин имзалады.

«Миңа калса, барысы да советның атамасыннан күренә. Элек ул Президент каршында Рус теле буенча совет иде. Гәрчә без элек тә рус теле проблемалары чикләреннән еш читкә чыга идек. Хәзер инде совет рәсми рәвештә рус теле буенча гына түгел, ә РФ халыклары телләре буенча да, дип атала. Хәзер әлеге советның расланган максатлары, бурычлары буенча рәсми рәвештә фикер алышабыз, шундый форматта эшләячәкбез», - дип сөйләде Җамалетдинов «Татар-информ»га.

Ул аңлатканча, элекке советның әгъзалары һәрвакыт элемтәләрне саклаган, очрашулар үткәргән, шул исәптән елга бер тапкыр алар белән ил Президенты очрашкан.

Советның яңа форматтагы эше турында сөйләгәндә, Җамалетдинов әлегә бер утырыш та булмады, бары тик РФ Президенты администрациясе вәкилләре белән сөйләшүләр генә булды, шуңа күрә әлегә алдагы эш өлешендә конкретлык юк, дип билгеләп үтте.

«Татар теленә килгәндә, бу тема буенча әйтүе авыр. Әмма мин советның рус телен дә, РФ халыклары телләрен дә (шул исәптән, татар телен дә) үстерү өлешендә бурычлар билгеләнгән форматта төзеләчәгенә төгәл ышанам», - дип йомгаклады Җамалетдинов.

Читайте на 123ru.net