World News in Tatar

Илгиз Зәйниев «Политкухня» подкастының яңа сериясе герое булды

«Әкият» татар дәүләт курчак театры җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм өч «Алтын битлек» иясе Илгиз Зәйниев «Политкухня» подкастының яңа сериясе герое булды.

Алып баручы Алинә Гыймалтдинова Илгиз Зәйниев белән мөһим темаларга фикер алышты: телне саклау һәм яшь сценаристлар өчен мөмкинлекләрдән алып цензура һәм цифрлаштыру чорында театр алдында торган башка актуаль мәсьәләләргә кадәр.

Подкаст кысаларында шулай ук Көнбатыш мәдәнияте һәм аның белем бирү процессына йогынтысы мәсьәләләренә дә кагылдылар.

«Татар-информ»ның «Политкухня» проекты – Татарстанның хакимият һәм ризык турындагы беренче подкасты. Монда Татарстанның күренекле эшлеклеләре балачактан яраткан ризыкларының рецептлары турында гына сөйләп калмый, республика эчке сәяси кухнясының серләрен дә ача.

«Политкухня» подкастын «Татар-информ» сайтында, социаль челтәрләрдә һәм ТНВ телеканалында карарга мөмкин. Яңа чыгарылышлар сишәмбе һәм җомга көннәрендә чыга.

Читайте на 123ru.net