World News in Tatar

Татарстан егете «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсында җиңгән өчен 1 миллион сум акча алды

Әлмәттән 22 яшьлек Айдар Әшрәповны Россиянең иң яхшы токаре дип таныдылар, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

«Егеткә приз буларак 1 миллион сум акча һәм 3,5 миллион сумлык станок (ул нәкъ әлеге станокта җиңүгә ирешкән) тапшырылды», - диелә хәбәрдә.

Искәртик, 22 августта Пензада «Үз һөнәрендә иң яхшысы» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының «Иң яхшы токарь» номинациясендә федераль этабы узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 17 субъектыннан 18 токарь катнашты, дип хәбәр итәләр конкурс сайтында.

Җиңүче үзе сөйләвенчә, ул һөнәре буенча дүрт ел эшли һәм алтынчы разрядка ия. Әлеге белгечлекне ул мәктәптә сигезенче сыйныфта укыганда ук сайлаган һәм токарь булып эшләве белән горурлана.

«Әти-әнием чын ир-ат һөнәрен сайлавыма шат булды. Заводка машина төзелеше көллиятенең өченче курсында чакта ук килдем. Мине шундук станок артына бастырдылар. Ул монда, Пензада урнаштырылганнар кебек заманча түгел иде, дөрес. Минем беренче станогым 70 еллар тирәсендә җитештерелгән иде, – дип сөйләде журналистларга биргән интервьюсында «Россиянең иң яхшы токаре» исеменә лаек булган егерме ике яшьлек егет. – Конкурска килгәндә, беренче 10-15 минутта бик дулкынландым, әмма аннары үземне кулга алдым һәм үз эшемне эшләдем. Хәзер исә хисләрем ташый, ахыргача ышанып бетә алмыйм. Мин бик бәхетле!» – дип уртаклашты Әшрәпов.

Читайте на 123ru.net