World News in Tatar

Рәис Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм БРИКС белән академик мобильлекне үстерергә чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Глобаль яшьләр саммитында катнашучы илләрнең Яшьләр эшләре һәм спорт ведомстволары җитәкчеләрен сәламләде. Очрашу Казан Ратушасында узды, дип хәбәр ителә республика җитәкчесе сайтында.

«Татарстан башкаласында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең спорт һәм яшьләр сәясәте тармак министрлыклары җитәкчеләре җыелу яхшы традициягә әйләнде», — диде Рөстәм Миңнеханов очрашу башында, Глобаль яшьләр саммитын кабул итү Казан өчен зур дәрәҗә булуын билгеләп.

Быел чарага шулай ук БРИКС илләре вәкилләре дә кушылды, дип дәвам итте ТР Рәисе.

«Мондый формат – халыкара мөнәсәбәтләр цифрлашкан һәм трансформацияләнгән чорда яшьләр сәясәтенең глобаль көн тәртибен формалаштыру һәм традицион кыйммәтләрне саклауның мөһим механизмы», - дип саный ул.

Безнең илдә балалар тәрбияләү һәм яшьләргә үз потенциалларын тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләр булдыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, һәм бу — Россия һәм Татарстанның системалы һәм тотрыклы үсешенең нигезе, дип ассызыклады Миңнеханов.

Республикада ихтыяҗ булган яшьләр инфраструктурасы, Россия Федерациясендә иң зур балалар өчен лагерьләр, яшьләр һәм үсмерләр өчен клублар челтәре, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре бар. Шәһәр мохите актив үсә, авыл яшьләренә, яшь галимнәргә һәм гаиләләргә ярдәм итү программалары эшли. 2018 елда яшьләр сәясәтен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру өчен җаваплы мөстәкыйль Яшьләр эшләре министрлыгы булдырылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин патронажы астында илдә икенче ел рәттән «Беренчеләр хәрәкәте» үсеш ала. Аның бурычы — төрле балалар һәм яшьләр оешмаларын бердәм тәрбия мохитен формалаштыру өчен бер системага берләштерү.

Читайте на 123ru.net