World News in Tatar

Татарстан мөфтияте ИК-19да кешеләрне тоткынлыкка алган террорчыларны гаепләде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Волгоград өлкәсе ИК-19 колониясендә кешеләрне тоткынлыкка алган тоткын-террорчыларның гамәлләрен гаепләде.

«Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында яңалыклар каршылыклы, әмма йөрәктә зур борчу тудыра. Аллаһ Тәгалә гаепсез кешеләрне террорчылар явызлыгыннан сакласын һәм җинаятьчеләрне үзенең гадел хөкеме белән җәзаласын», – дип язган ул үзенең Телеграм-каналында.

Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, бүген барлык Татарстан мәчетләрендә кешеләргә – дин тотучыларга, башка дингә буйсынучыларга һәм динсезләргә теләсә кайсы төрле зыян китерү зур гөнаһ санала, дигән вәгазьләр яңгырады.

«Мөселманнар террорчыларны үз кешеләре дип санамый, киресенчә: алар – Исламның иң төп дошманы, аларның гамәлләреннән мөселманнар да, мөселман булмаганнар да газап чигә», – дип өстәде ул.

ТР мөфтие сүзләренчә, республиканың дини оешмалары белән Җәзаларны үтәү федераль хезмәте учреждениеләре арасында хезмәттәшлек алып бару тәҗрибәсен бөтен җирдә таратырга кирәк. Дини лидер фикеренчә, колонияләрдә тоткыннар белән «махсус әзерләнгән имамнар һәм атакайлар» эшләргә тиеш.

«Безнең республикада алар барлык колонияләргә беркетелгән һәм тоткыннарга вәгазьләр укый, аларны әхлакый яктан тәрбияли, рухи яктан баета... Бу бик мөһим, чөнки тоткыннар, җәзаларын үтәгәннән соң, җәмгыятькә кайта. Хәзрәтләр аларга Исламның террорчылыкка, явызлыкка һәм җинаятьләргә каршы, тынычлык, шәфкатьлелек һәм күршеләр белән яхшы мөнәсәбәтләр кору яклы булуын аңлата», – дип ассызыклады хәзрәт.

Читайте на 123ru.net